"Сәламәт урман - сәламәт кешеләр"

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бүген Урыссу авыл җирлеге территориясендә "Сәламәт урман - сәламәт кешеләр" шигаре астында, "Урманны саклыйк" акциясе кысаларында, 1800 нарат утыртылды.

Бу акция быел коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүче медицина тармагы хезмәткәрләренә булышу максатыннан үткәрелә.

Шул ук чаралар Акбаш, Ташкичү, Бәйрәкәтамак һәм Димтамак авыл җирлекләрендә узачак.

Барлык участокларның урнашуы турында мәгълүмат акциянең рәсми сайтында - сохранимлес.рф. интерактив картада урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International