Бүген район гражданнар оборонасы хезмәте район башкарма комитетының административ бинасында урнашкан бүлекләр һәм хезмәтләр хезмәткәрләре белән өйрәнүләр үткәрде.
Хезмәткәрләр тревога сигналына оператив җавап бирделәр. Нәтиҗәдә, һәркем потенциаль “куркыныч шартларда” үзен “коткарырга” өлгерде һәм саналган минут эчендә эш урынын калдырып чыкты.