Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы үтте

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Башкарма комитетның утырышлар залында гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау комиссиясе утырышы Түбән Кама ветеринария куркынычсызлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария Идарәсе Баш Дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлеге начальнигы Айрат Кәлимуллин катнашында үтте.

Көн тәртибендә Ютазы районы территориясендә югары патоген кош гриппының таралуына юл куймау чаралары турында сүз барды.

Район территориясендә кош гриппы таралмасын өчен, комиссия берничә карар кабул итте:

- авыл җирлекләре башлыклары халык белән аңлату эшләре алып барырга тиеш;

- шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кошлар хуҗалары аларны чыгарып йөртмәскә тиеш;

- кош гриппыннан арыну өчен кирәк булган дезинфекцияләү чаралары һәм махсус шәхси саклагыч чаралар булдыру;

- үзоешкан базарларда кошларның законсыз сатылуына каршы чаралар оештыру;

- биологик калдыкларны вакытында утильләштерүне һәм контрольдә тотуны көчәйтү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International