Балалар иҗаты үзәге педагогларының эшчәнлеге балаларның шәхси үзенчәлекләрен үстерүгә, иҗат, илһам, һөнәри үзбилгеләнеш барлыкка килә торган шартлар тудыруга юнәлтелгән. Шундый иҗатчыларның берсе - өстәмә белем бирү педагогы, “Мастерицы” берләшмәсе җитәкчесе Лилия Алексеевна Галипова. Лилия Алексеевна үзенең иҗади эшчәнлеге тарихын әле 90 нчы еллар уртасында ук башлаган. Әле өлкән сыйныф укучысы буларак, ул пионерлар йортында укыта, декоратив-гамәли иҗат буенча дәресләр алып бара. Иҗатка һәм укытуга мәхәббәте аның канында була, һәм уку йортын сайлаганда, кайда керергә дигән сорау килеп тумый. Педагогия училищесына кергәч, ул әлеге юнәлештә эшләвен дәвам итә. Балалар иҗат үзәгенә Лилия Галипова 1998 елда килә, анда ул күп кенә балалар яратып өлгергән «Мастерица» берләшмәсенә нигез сала.
Башта йомшак фетрдан тегәргә өйрәнәләр, “иясен саклаучы” славян курчакларын ясыйлар, энәләр кулланмыйча тукыма корамаларыннан ясалган курчак була ул.
Ә һәр бәйрәмгә Лилия Алексеевна тәрбияләнүчеләрен үз якыннарын һәм туганнарын кызыклы бәйрәм эшләнмәләре, открыткалар, бизәнү әйберләре белән сөендерергә өйрәтә. Берәүне дә игътибарсыз калдырмыйлар.
Әмма ирешелгәннәрдә генә туктап калмый Лилия Галипова, өстәмә белем бирү педагоглары өчен төрле конкурсларда катнашып, урыннар һәм абруй яулый. Алар арасында ул беренче урын яулаган “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Мин оста кул” һәм “Маслена-краса” бәйгеләре бар.
Укучылар үзләре дә укытучы үрнәгендә даими рәвештә төрле халыкара, республика, бөтенроссия конкурсларында катнаша. Быел гына да алар “Чиксез балачак” халыкара фестивалендә катнашкан һәм күп санлы дипломнар алганнар. Бүләкләр арасында горурлык булып, укытучы сүзенә караганда, “Йөрәкләр җылысы - уч төпләре кайнарлыгы” конкурсында катнашкан өчен грант-при тора, анда аларга сукырлар өчен китап тапшырылган.
Осталык тәҗрибә белән килә, ә үзең башкарган эшне ярату һәркемгә дә бирелмәгән. Лилия Алексеевнага сайларга туры килми, иҗатка һәм укытуга мәхәббәт аны үзе тапкан. Аңа яраткан хезмәтендә уңышлар телибез.