Кош гриппы якында гына!

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә, 2021 ел башыннан илдә 11 төбәктә кош гриппының 32 очрагы теркәлгән. Соңгы айда Чиләбе өлкәсендә - җиде чыганак, бишәү - Оренбургта, ике – Самара һәм Төмән өлкәләрендә, берәү Саратов өлкәсендә теркәлгән.

5 октябрьдә, күрше төбәктә - Башкортостан Республикасында, Бишкурай торак пунктында “Алтын Каз” фермасында кош гриппы ачыкланган, карантин чаралары кертелгән. 5000 данәдән артык каз юк ителергә тиеш. Үстерелгән казлардан табыш алу өчен аз акча сарыф ителмәгән, әмма ферма элементар  ветеринария кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле зыян күрә!

 

Кош гриппына юл куймас өчен:

1. Кош-корт хуҗалары, йорт кошлары кыргый кошлар белән элемтәгә кермәсен өчен, аларны читкә чыгармыйча йортта гына тотарга.

2. Йорт кошларын ветеринария таныклыгыннан башка сатып алмагыз.

3. Кошны су объектларына җибәрмәгез.

4. Кошларга ветеринария сертификатлары булган ашамлыклар гына ашатыгыз.

5. Туклануда кулланылган азык калдыкларын 30 минут кайнатырга кирәк.

6. Сугымга дип үстерелгән йорт кошларын хәзердән үк суярга киңәш ителә.

7. Чит кешеләрнең кош-корт тотылган бинага керүләре рөхсәт ителми.

8. Кош-корт тотылган бинага керер алдыннан өс киемен һәм аяк киемнәрен алыштырырга һәм чиста махсус эш киеме кияргә киңәш ителә.

10. Йорт кошлары үлеме очрагында, шунда ук районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International