Эшкуарлар өчен бердәм “ачык ишекләр” көне

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлекләре турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2021 елның 20 октябрендә, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, эшмәкәрләр өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында (Баулы ш., Ленин ур., 27 й.) территориаль бүлегендә эшмәкәрләрнең Бердәм “ачык ишекләр” көне уздырыла.

 Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуны булдырмау максатларында, "Ачык ишекләр" Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(85569)5-63-63, 5-63-62 (2021 елның 06 октябреннән 2021 елның 19 октябренә кадәр) телефоннары номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны да күрсәтергә кирәк.

Шуңа да игътибарыгызны юнәлтәбез, консультациягә язылган эшкуарларга Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә булганда сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын(битлекләр, респираторлар)  кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International