Урыссу поселогының 7 нче балалар бакчасында шундый педагог эшли. Газизуллина Энҗе Шамил кызы һөнәрендә яңа кеше түгел, эшләгән елларында ул бай гамәли тәҗрибә, күп белем һәм педагогик осталык туплаган. Энҗе Шамиловна балалар бакчасында инде унтугыз ел эшли. Тыныч, якты чырайлы, балаларны һәрвакыт елмаеп һәм күтәренке кәеф белән каршы ала, үз тәрбияләнүчеләрен ярата, нарасыйлар да аңа шундый ук мөнәсәбәт күрсәтә: балалар бакчасына теләк белән киләләр, ә дәресләрдә активлык күрсәтәләр, барлык мәдәни, спорт һәм күңел ачу чараларында рәхәтләнеп катнашалар. Ә күпме уеннар, бәйге-конкурслар, сценарийлар белә ул. Үзе күпмесен уйлап тапкан. Аның тәрбияләнүчеләре һәрвакыт эштә, һәрвакыт мәшгуль. Төзиләр, ясыйлар, рәсем төшерәләр. Ул малайларны һәм кызларны бер-берсе белән аралашырга, ярдәмчел һәм сизгер булырга өйрәтә. Һәм ул моңа ирешә дә. Энҗе Шамил кызы балаларны тәрбияләү һәм укыту эшендә төп ярдәмчеләр - ата-аналар белән эшне дә оста оештыра. Әти һәм әниләрне төркемнәрнең тормыш эшчәнлеген оештыруга актив җәлеп итә белә. Энҗе Шамиловна үз тирәсендә балаларны һәм ата-аналарны берләштереп, төркемнәрдә үзара аңлашу, ышаныч һәм ярдәм мохиты тудыра алган. Сезгә, Энҗе Шамиловна, сезнең игелекле мөнәсәбәтегез, мәхәббәтегез, балаларны аңлавыгыз өчен зур рәхмәт белдерәсе килә! Мондый тәрбияче белән без балаларның ышанычлы кулларда икәнлегенә ышанабыз!!!