7 октябрь көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссу коррекцион мәктәбенең 7 класс укучылары өчен "Ата-бабаларымның теле – серле, искиткеч" дигән танып белү уены үткәрелде. Китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова планетада күп телләр булуы, туган телнең исә - халыкның холкы, хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында сөйләде.
Рус теле иле буйлап сәяхәт иткәндә, балалар «Бер сүз белән әйт», «Адашкан хәрефләр», «Ягымлы итеп әйт”, “Авазны алыштыр» дип аталган төрле биремнәрне үтәделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә алдылар, туган тел турындагы табышмаклар чиштеләр, шулай ук хәрәкәтчән уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар. Чара барышында балалар күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.