Республика Министрлар Кабинетына L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды. 11 октябрьдә Татарстанда дәүләт флаглары төшереләчәк, телерадиокомпанияләр һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын эфирга чыгармау һәм уздырмау тәкъдим ителәчәк.
ТР Минзәлә районында самолет төшү нәтиҗәсендә 23 кешенең - 16 сы һәлак булган, зыян күргән алтысы төрле авырлыктагы җәрәхәтләр белән хастаханәләргә озатылган. Рөстәм Миңнеханов Чаллының зыян күрүчеләр яткан ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе паталарында булды. Республика башлыгына пациентларның хәле турында сөйләделәр.