Район буенча оператив хәл, халыкка вакцина ясау барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы турындагы мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә башка актуаль сораулар да каралды.
Аяз Әдипович "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру буенча барлык асфальт эшләрен 14 октябрьгә кадәр тәмамларга йөкләмә бирде.
Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов 2021 елның 9 аенда «Район мәдәният йорты» МБУ, авыл мәдәният йортлары һәм клублары эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
Хөрмәтле район халкы!
Ютазы районында "Урыссу үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә яңа коронавирус йогышлы авыруы - COVID-19 га каршы вакцинация уздырыла. 18 яшьтән өлкәнрәк теләсә кайсы кеше прививка ясатуга язылырга мөмкин. Язылу өчен 8(85593)2-65-42, 89274638497 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була, яисә шәхсән поликлиникага килергә кирәк (Урыссу поселогы, Ленин урамы, 19 йорт). Җәмәгать урыннарында булганда, битлек режимын саклавыгызны сорыйбыз.