Коронавирустан вакцина ясатмаган гражданнарга карата дүшәмбе, 11 октябрьдән алып өстәмә чикләүләр кертелү сәбәпле, Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинеты янында иртәнге сәгать белән чират барлыкка килде.
Әлеге мәкерле авырудан прививка ясатырга теләүче урыссулылар арасында пенсионерлар шактый булып чыкты. Рәсми мәгълүматларга караганда, дүшәмбе көнне 50 вакцина ясалган.
Фельдшер-акушерлык пунктларының медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, авылларда да “таҗлы” вирустан вакцинация узарга теләүчеләр арткан. Әйтик, Иске Каразирек авылы шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова бер көн эчендә генә дә 12 авылдашының прививка ясатуын хәбәр итте. Бәйрәкә табиблык амбулаториясендә исә сигез, Иске Урыссу авылында дүрт вакцина ясалган.
Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән өлкәнрәк теләге булган һәркем вакцинациягә 8(85593) 2-65-42 телефоны буенча языла ала яки Урыссу бистәсе, Ленин урамы, 19 йорт адресы буенча Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасына шәхсән килергә мөмкин.