Бер ай эчендә Россиянең барлык халкы, аларның белем дәрәҗәсе, телләрне белү, торак шартлары, гаилә структурасы турында мәгълүмат тупланачак.
Исәпкә алыну өчен өч ысул бар.
1. * 18 октябрь -14 ноябрь* исәпкә алучыны үз торагыгызда көтәргә һәм аның сорауларына җавап бирергә - Россиядә һәм Советлар Союзында барлык халык санын алу шулай узды. Исәпкә алучының сезнең йортка кадәр кайчан барып җитүе турында исәпкә алу участогында белергә мөмкин.
2. * 15 октябрь -14 ноябрь * исәпкә алу участогына мөстәкыйль рәвештә килергә - бу 2000 нче елларда ук сыналган чагыштырмача яңа ысул.
3. * 15 октябрь-8 ноябрь* Дәүләт хезмәтләре — кушымта яки портал аша халык санын алу сорауларына җавап бирергә.