24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар узачак. Бу көнне сайлау участоклары җирле вакыт белән 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Үзбәкстан Республикасының Россиядәге барлык алты генераль консуллыгында, шул исәптән Казанда ачылачак.
Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында даими яки вакытлыча яшәүче Үзбәкстанның барлык гражданнары теге яки бу кандидат өчен Казан шәһәре, Спартак урамы, 6 йорт адресы буенча генераль консуллыкта тавыш бирә ала.
14 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр алдан тавыш бирү уздырылачак. "Бу Үзбәкстан гражданнары өчен тагын да уңайлы шартлар тудыру, шулай ук сайлаучыларның күбрәк санын колачлау өчен эшләнә", - дип сөйләде Фәрит Насриев.
Татарстанда 20 районда сайлау участоклары булдырылачак. Ютазы районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары 2021 елның 18 октябрендә 14: 00 сәгатьтән 20: 00 сәгатькә кадәр Урыссу штп, Урыссу ур., 60 адресы буенча район мәдәният йорты бинасында тавыш бирә алалар.