Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Беренче чиратта - имтиханнар
2013 елның 24 мае, җомга
Укучылар өчен быелгы уку елы да тәмамланып килә. Инде 27 майда чыгарылыш укучылары өчен иң дулкынландыргыч бердәм дәүләт имтиханнары башлана.
Кызганыч, чыгарылышчылар өчен бер кайгысыз мәктәп еллары тәмамлана. Ләкин уйласаң, бердәм дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек белән узган соңгы уку елы ансат кына булмагандыр. Ел буе нәрсә белән генә шөгыльләнмәсеннәр – барысы да әлеге сынауларга барып тоташа. Мәктәп компонентыннан рус теле һәм математика фәннәре бүлеп бирелгән сәгатьләрдән тыш, алар буенча төрле түгәрәкләр оештырылды, дәрестән соң өстәмә шөгыльләр үткәрелде, балалар вуз укытучылары белән дә имтиханнарга әзерләнделәр. Һәр чирек азагында укучылар махсус биремнәр буенча белемнәрен сынадылар, гыйнвар һәм апрельдә On-line режимында БДИ биреп карадылар... Кыскасы, чын сынаулар.
Агымдагы елда районда БДИны 123 кеше: алардан 111 мәктәп чыгарылыш укучылары, 9 кеше читтән торып уку бүлегендә укучылар, ике кеше берничә ел элек мәктәп тәмамлаучы һәм бер кеше өйдә чыгарылыш имтиханын тапшырачак.
Мәҗбүри саналган рус теле һәм математикадан тыш, укучылар күңелләренә хуш килгән фәннәрдән дә имтиханнар тапшырачак. Шулай, 67 укучы гадәттәгечә җәмгыять белемен сайлаган. Физика фәне 32 укучыны куркытмаган. Биология фәненнән үз белемнәрен 19 чыгарылыш сыйныф укучысы тикшерәчәк, ә булачак химиклар аннан да азрак – 16. Сигез кеше имтиханны тарих фәненнән, бишәр бала – рус әдәбиятыннан, информатика һәм ИКТдан һәм бары тик ике кеше инглиз телен сайлаган.
Агымдагы елда БДИ тапшыручыларны берничә яңалык көтә. Быел Россия мәгариф күзәтчелеге беренче тапкыр барлык фәннәрдән дә минималь порогларны раслады. Әйтик, инглиз теленнән минималь порог 20 балл, математикадан – 24, рус әдәбияты һәм тарихтан – 32, рус теле, физика, химия һәм биологиядән – 36, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 39, информатика һәм ИКТдан – 40 балл. Моннан тыш, рус теленнән имтихан вакыты 30 минутка арттырылган. Шулай итеп, тел фәненнән үз белемнәрен тикшерергә укучыларга өч сәгать ярым вакыт бирелә. Элек 4 сәгать вакыт бирелгән имтиханнарны уздыру вакыты СанПиНга ярашлы 5 минутка кыскарган.
Имтихан бирү көннәре:
- 27 май – рус теле;
- 30 май – информатика һәм ИКТ, биология, тарих;
- 3 июнь – математика;
- 6 июнь – физика, инглиз теле;
- 10 июнь – җәмгыять белеме, химия;
- 13 июнь – рус әдәбияты;
- 15 июнь – информатика һәм ИКТ, биология, тарих, физика, инглиз теле;
- 17 июнь – җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты;
- 18 июнь – рус теле;
- 19 июнь – математика.
С. СЛУЖАЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз