Район башлыгы боксчыларны котлады

2021 елның 15 октябре, җомга

Хәкимов Тимур һәм Фаздалов Адель Ижау шәһәрендә 6-8 октябрьдә узган Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнаштылар, анда алар 6 республиканың һәм 7 өлкәнең иң яхшы спортчылары арасында алтын һәм бронза медальләр яуладылар.

 

Аяз Шәфигуллин яшь боксчыларга спорттагы уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә җиңүләр теләде. Егетләр тренеры һәм остазы Рифкать Мөхәммәтшинга район башлыгы "Ютазы муниципаль районының 30 еллыгы" медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International