"Яшь гаилә" социаль ипотека программасы дәвам итә!

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Сезгә дә торак шартларын ничек яхшыртырга мөмкин булуы турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез.

 

"Яшь гаилә" социаль ипотека программасында бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә түгел, ә безнең республика территориясендә яшәүче яшь гаиләләрнең барлык категорияләре дә катнаша ала.

 

Кемнәр катнаша ала?

🔹 ир белән хатын 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр (яки ирнең яки хатынның яше 36 яшьтән яшьрәк булырга тиеш);

🔹гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип санала (бер кешегә 18 кв. метрдан ким мәйдан туры килә);

 🔹 мөрәҗәгать итүче Татарстан Республикасында яшәүче булып тора һәм монда үз хезмәт эшчәнлеген башкара .

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу ш. т. п., Пушкин ур., 38 "Торак сәясәте бүлеге" адресы буенча алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8(85593)2-76-81

https://jutaza.tatarstan.ru/otdel-zhilishchnoy-politiki.htm

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International