Килеп туган эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Урыссу үзәк район хастаханәсендә авыруларны амбулатор кабул итү графигы үзгәртелде.
Өлкәннәр поликлиникасының “кызыл” зонасында һәм балалар консультациясендә 2021 елның 9, 16, 23 һәм 30 октябре эш көннәре дип игълан ителде. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова кул куйган приказга ярашлы, бу шимбә көннәрендә 8 сәгатьтән алып 13 сәгатькә кадәр авырулар кабул итү оештырылачак.