Үзәк балалар китапханәсе «Гаилә» паркында 1 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Балалар журналлары дөньясында» дип исемләнгән библиофреш үткәрде. Малайлар һәм кызлар балалар журналлары һәм газеталары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, һәр журналның үзенең кабатланмас йөзе һәм стиле булуын белделәр. Яшь гәҗит-журналлар укучыларга һәркемнең зәвыгы буенча журналлар тәкъдим ителде. Әйтик, балалар үзләренең яраткан «Тошка и компания», «Миша», «Мурзилка», «Классный» балалар журналлары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Табышмаклар, уеннар, чара программасын тулыландырып, яшь укучыларга үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Чара ахырында балалар тылсымлы капчыктан татлы күчтәнәчләр алдылар.