Үзәк китапханәдә «Ак торналар чакыруы» дип исемләнгән әдәби сәгать узды

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдә Ак торналар көне билгеләп үтелә. Бу - рухият, шигърият бәйрәме һәм барлык сугышларда һәлак булган сугышчыларның якты истәлеге. Бу вакыйгага багышланган «Ак торналар чакыруы» дип исемләнгән чара  Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать  буларак үткәрелде.  

 

       Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова катнашучыларны Дагъстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатов инициативасы белән оештырылган Ак торналар бәйрәме тарихы белән таныштырды.

 

 Бөтен дөньяда ак торна образы сугыш һәлакәте символы булып тора, ә Рәсүл Гамзатов шигырьләренә нигезләнгән «Журавли» җыры барлык сугышларда һәлак булучыларны искә алу гимны булды.  Балаларга Хиросима фаҗигасы, кан рагы  белән авыручы кыз Садако Сасаки тарихы, шулай ук 1000 кәгазь торна ясаган кешенең теләге үтәләчәге турында япон легендасы турында сөйләделәр.

 

         Глухова Елизавета һәм Шәрифуллина Карина Рәсүл Гамзатовның «В Хиросиме», «Журавли» шигырьләрен укыдылар, «Японский журавлик», «Ты же выжил солдат» һәм «Журавли» җырына клип карадылар.  Чара ахырында балалар оригами ысулы белән ак торналар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International