15 октябрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары белән берлектә, киң җәмәгатьчелек игътибарын күрү сәләте начар булган кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан, Гаилә паркында «Ак таяк» айлыгы башлануга багышланган “Барысы өчен дә ачык дөнья” акциясе үткәрделәр.
Ак таяк - сукыр кешеләр символы, бу күрү буенча адаптация дәрәҗәсе. Күрмәүче кешегә, зыян китермичә, ничек ярдәм итәргә кирәклеген белү өчен, очраклы озата баручылар өчен киңәшләр язылган белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук очраган узып баручыларга ак таяк белән экспериментта катнашырга тәкъдим ителде.