Ютазы урта мәктәбе укучылары Ютазы авылында «Наратлы чишмәсен” чистартканнар

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Экологик акциядә "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары (җитәкчесе Гәрәева Г. Э.) “Татарстан - Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы территориаль бүлекчәсенең яшь активистлары (җит.Ямалетдинов Ә. Ә.) катнашты.

 

Уртак көч белән акциядә катнашучылар чишмәне чүп-чардан чистарттылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җәй көне дә мәктәп яны лагере эше барышында балалар белән педагоглар чишмәне ваемсыз ял итүчеләр калдырган чүп-чардан арындырырга онытмаган.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International