Бүген Мөкатдис һәм Синара Нәфыйковлар бергә гомер итүләренең 70 еллыгын билгеләп үтәләр

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Нәфыйковларны бу әһәмиятле һәм якты бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Шәхсән үз исеменнән һәм район башлыгы исеменнән Нәфыйковлар гаиләсенә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф теләде, адреслы папка һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

 

1951 елның 18 октябрендә алар үз язмышларын бер җепкә бәйлиләр. Бу кояшлы җылы көн була. Мөкатдис Гали улы һәм Синара Ханнан кызы биш бала - 4 ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларны 10 онык һәм 13 оныкчык сөендерә.

 

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International