Бүген район мәдәният йорты бинасында Үзбәкстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлау уза

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Сайлауларда безнең районда яшәүче һәм сайлаулар көнендә Үзбәкстан Республикасында булу мөмкинлеге булмаган Үзбәкстан гражданнары катнаша.

Район мәдәният йортында сайлау участогы 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

 

Урыссу поселогы сайлау участогына күчмә сайлау комиссиясе белән Үзбәкстан Республикасының Генераль консулы Фәриддин Насрыев килде.

 

Процессны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов контрольдә тота.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International