Бүген Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының "Уку грамоталылыгын формалаштыру үзенчәлекләре" дигән темага семинары булып узды.
Укучыларда уку проблемасы бик актуаль.
Нәкъ менә әдәбият дәресләре балаларда дөнья һәм сәнгать классикасы әсәрләренә, заманча әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли ала.
Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары укытучылар Г.А. Галиуллина, Т.П. Ерофеева, Тимербаева Л. Р. ярдәмендә әдәбият дөньясына тартылганнар, укучыларның фикерләре язучыларның әсәрләрен, иҗатын белүләрен чагылдырдылар.
Семинар барышында шулай ук керү контроль эшләре, уку техникасы нәтиҗәләре анализланды һәм һәр мәктәп буенча киңәшләр бирелде.
Ютазы урта мәктәбе укытучысы Л.А. Садыйкова семинар темасы буенча эш тәҗрибәсе белән таныштырды, практик материал таратты.
https://vk.com/public133612977