- Узган атнада 250-300 кешегә кадәр вакцина куйган көннәр булды, - дип хәбәр итте прививка кабинеты шәфкать туташы Лиана Ахунова.
Ютазы районында сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләре эшчеләренә күчмә вакцина кую кампаниясе дә яхшы эшли. Табиблар бригадасы “Электросоединитель” заводы, УПНМ, Әпсәләм комбинаты хезмәтчәннәренә ковидтан вакцина ясарга барды.
Пандемия башланган чордан алып Урыссу үзәк район хастаханәсенә барлыгы 10 915 вакцина кайткан, шуның 10 765е куелган. Коронавирустан прививка ясату яшендәге гражданнарның 89,9 процентына вакцина ясалган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!