Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

 

2021 елның 21 октябрендә иртән, көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында консультация.

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 октябрендә иртән, көндез һәм кичен һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Төньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты үткәндә республикада, көнбатыш районнардан башлап, көтелә:

 

- кар, яңгырга күчкән юеш кар;

 

көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр;

 

- явым-төшемнәрдә күренүчәнлекнең начараюы.

 

Иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..-1 градус тәшкил итәчәк, көн дәвамында һава +2..+7˚ка кадәр җылыначак. Иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык, кар боткасы барлыкка килергә мөмкин.

 

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка

түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.

6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.

8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Бозлавык булганда:

 

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга басулардан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Туктау кирәк булганда, берничә тапкыр томоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан барган машина йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итү зарур.

Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренүчәнлектәге жилет кию зарур . Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына аркылы чыгарга киңәш ителә. Трассаны хәрәкәт итүче транспорт алдында узмаска кирәк, чөнки юл өсте тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Югары күренүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International