Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре Урыссу-Октябрьский автоюлының 3нче километрында рейд үткәрделәр. Рейдның максаты - юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, РФ ЭЭМ эзләү базалары буенча гражданнарны тикшерү. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.

 

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 96 автомашина тикшерелде, 9 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, шуларның 1се - алгы як тәрәзәләренә куелган үтә күренүчәнлекне начарайта торган тонировкалы транспорт чарасы белән идарә иткән өчен. Техник җитешсезлекләре булган  транспорт чарасы белән идарә итүнең 5 очрагы ачыкланды: газ-баллон җиһазын законсыз урнаштыру, һәм протектор биеклеге ГОСТка туры килмәгән шиннар кую.

 

Кышкы сезон башлану белән автомобиль хуҗаларына автомобильнең техник торышына игътибар итәргә, яктылык җиһазларының, пыяла чистарткычларның, электр үткәргечләренең, аккумуляторларның төзеклеген тикшерергә, җәйге шиналарны кышкыларга алыштырырга киңәш итәм. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга тиеш. Шинналарны үз вакытында алыштыру машина йөртүчегә кышкы чорда мөмкин булган юл ситуацияләрен ышанычлы җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә аласыз.

 

Марс Гәрәев                                                 Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International