Салымнарны өченче затлар өчен түләргә мөмкин

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Салымнарны үзең өчен генә түгел, башка физик затлар — ир яки хатын, ата-аналар, балалар өчен дә түләргә мөмкин. Башка кеше өчен теләсә нинди салымнар, шулай ук пенялар һәм алар буенча штрафлар түләргә мөмкин. Моннан тыш, агымдагы чор өчен дә, узган еллар өчен дә салымнар буенча бурычларны түләргә була.

 

Исегезгә төшерәбез, өченче зат өчен салым түләү 30.11.2016 ел, № 401-ФЗ Федераль закон белән башка затларга рөхсәт ителде, ул Россия Федерациясе Салым кодексының 45 статьясы нигезләмәләренә үзгәрешләр кертте. Юридик затлар шулай ук үз счетларыннан башка оешмалар өчен салым күчерә алалар, ә җитәкчеләр компаниянең салым бурычларын үз акчалары хисабына түли алалар. Шулай ук түләүченең «үзенеке булмаган» салымнарын түләргә карар иткән сәбәпләре дә мөһим түгел.

 

Өченче зат өчен салым түләү тәртибе үзең өчен салым күчергәндәге кебек үк. Моны теләсә нинди уңайлы ысул белән — кулдан, банк картасы яки исәп-хисап счеты белән эшләргә була.

 

Өченче зат өчен салым түләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең «Салымнар һәм пошлиналар түләү» электрон сервисыннан файдаланырга мөмкин. «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисында физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен аерым бүлекләр бар, әлеге сервис максималь рәвештә автоматлаштырылган һәм үз салым йөкләмәләрен төгәл тутырырга һәм үз вакытында үтәргә, башка физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен салымнарны яки иминият взносларын түләргә мөмкинлек бирә торган мәгълүмати киңәшләр дә бар.

 

Бу әһәмиятле! Өченче затлар өчен салым түләгәндә бердәнбер шарт - түләү документларындагы реквизитларны дөрес итеп күрсәтү. Шулай итеп, өченче затлар өчен түләү өчен исәп-хисап документларын рәсмиләштергәндә әлеге затларның мәгълүматларын күрсәтергә кирәк: «ИНН» кырында кайсы салым түләүченең түләү буенча бурычы үтәлә, шуның ИННы күрсәтелә. Түләүче-физик затның  ИННы булмаган очракта, ноль («0») куела. Шул ук вакытта «Код» кырында исәпләүнең Уникаль идентификаторын күрсәтергә кирәк. «Түләүче» кырында салым түләү буенча бурычлары үтәлүче физик затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме турында мәгълүмат күрсәтелә.

 

Өченче затлар өчен салым түләгәндә нюанс бар. Башка кеше өчен түләргә була, тик артык түләүне кире кайтаруны яки аны башка салым хисабына исәпләүне аның өчен түләнгән кеше үзе генә башкара ала. Түләгән кеше  бюджеттан кире акча таләп итә алмый яки алар белән ничек тә булса эш итә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International