Зур этнографик диктант - Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра торган мәгърифәт проекты, шулай ук этнокультура грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.
📌 Быел диктант алтынчы тапкыр уздырыла һәм традицион рәвештә Халыклар бердәмлеге көненә туры китереләчәк.
Ничек катнашырга?
⃣ 3-7 ноябрьнең теләсә кайсы көнендә miretno.ru сайтына керергә
⃣ «Пройти Диктант» төймәсенә басарга.
⃣ Контакт мәгълүматын тутырырга .
⃣ 30 сорауга җавап бирергә.
Катнашучы сертификатын чыгарырга.
➡ Тулырак мәгълүмат https://miretno.ru/ сайтында