Үзәк балалар китапханәсе «Гаилә» паркында "Әкиятләр - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

26 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе «Гаилә» паркында 1 нче санлы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен "Әкиятләр - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән интеллектуаль викторина уздырды. Чараның тематик өлешендә яшь китап укучылар яңа әкиятләр белән таныштылар, искеләрен искә төшерделәр, рус халык әкиятләре турында бик күп яңалыклар белделәр. Соңыннан балалар бик теләп "Бер сүз белән",    "Табышмакларда әкият геройлары", "Әкиятләр акчәчәге" биремнәрен үтәделәр һәм рус һәм чит ил әкиятләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, чөнки әкият иле — барлык илләрдән дә соклангычрак һәм тылсымлырак,  әкиятләрне балалар ярата: андагы могҗизалар һәм маҗаралар мавыктыра, игелеккә һәм гаделлеккә өйрәтә.

 

Чарага «Әкияти калейдоскоп» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International