Гадәттәгечә, каникуллар алдыннан ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмәләр үткәрелә.
Башлангыч сыйныф укучылары белән өйдән мәктәпкә кадәр һәм мәктәптән өйгә кадәр куркынычсыз хәрәкәт итү турында сөйләштеләр.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Вакыт табарга тырышыгыз һәм балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү темасына әңгәмә корыгыз. Улларыгызга һәм кызларыгызга юлда тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итегез! Көн саен балаларның исләренә куркынычсызлык кагыйдәләре турында төшерегез.
Кагыйдәләрне бозмагыз, чөнки балалар өлкәннәрнең үз-үзен тотышларын кабатлыйлар.
https://vk.com/public133612977