Кече Урыссу авылында яшәүче Мирафәгать Шакиров үзенең 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Юбилярга үзләренең изге теләкләрен җирлекләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әгълиева, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы коллективы вәкиле, шулай ук туганнары һәм якыннары җиткерде.

Бихисап балаларың, оныкларың Һәм оныкчыкларың белән менә шундый күренекле гомер бәйрәмен каршылау үзе үк зур бәхет. Кешегә әлеге матур мизгелләр өлкәнәйгән көнен ямьләндерсен, нур өстәсен, яшәү чаткысын янәдән кабындырсын, тормышның бушка узмаганына шөкер итсен, үткән юлларын, кылган гамәлләрен барласын өчен биреләдер. Җирлек башлыгы Рамил Вәлиев билгеләп узганча, Мирафәгать аганы “куып җитәрлек” түгел - ул җитез, хәрәкәтчән, эш сөючән.

Мирафәгать Шакир улы Баланлы авылында туып үскән. Бу авыл элек  Бәйрәкә һәм Кече Урыссу авыллары арасында урнашкан. Баланлы авылыннан бер-ике чакрым ераклыкта гына Чикбүләк авылы булган. Авылларның икесе дә Кече Урыссу авыл советына һәм Тукай исемендәге колхозга караган. Язмабыз герое туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаган, аннары аның хезмәт юлы башланган. Ул басуда эшләгән, олы абыйсына ярдәм иткән, үгез белән җир сөргән.

1947 елда ул колхозга кергән. 57 яшендә Халидә Мирзаһит кызы белән гаилә корып җибәргәннәр һәм иңгә-иң куеп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

1968 елда, Советлар Союзы Хөкүмәте тарафыннан күп кенә кече авыллар, киләчәкләре юк, алга таба үсешләре өметсез дип танылган. Һәм Мирафәгать Шакиров гаиләсе белән Кече Урыссу авылына күченеп килгән. Ирле-хатынлы Шакировлар авыл хуҗалыгында эшләгәннәр, йорт төзеп кергәннәр. Бүген әлеге нигезгә юбилярны тәбрикләргә дип күп санлы оныклары Һәм оныкчыклары җыелган. Мирафәгать ага үзенә күрсәтелгән игътибардан бераз гына уңайсызлынган да кебек тоела. Әмма өлкәнәйгән көнендә аңа шундый ихтирам күрсәтәләр һәм ярату хисләрен белдерәләр икән, димәк, ул моңа лаек.

Мирафәгать аганың оныгы Зөлфия, бабасына багышлап, җыр бүләк итте. Оныгының тавышы көчле, аһәңле. Мөгаен, бу сәләт аңа бабасыннан күчкәндер. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, Мирафәгать Шакиров бик матур җырлый.  Әле берничә ел элек кенә кенә «Шахта көен» башкарып, бар халыкны таң калдырган. Ә улларының берсе авылның бер башында җырласа, аның тавышы икенче башында ишетелә торган булган.

Бүген үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Мирафәгать ага инде җырламый. Ләкин гомере буена җырлап, моңланып яшәгән! Ул картлык көннәренә шөкер итә. Ни өчен борчылырга соң әле? Ә картлык көннәрен күрә алмасаң? Менә монысы өчен кайгырыр идең, ди мәкаләбез герое.

 

Роза ӘХМӘДИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International