Үзәк китапханәдә «Туган ил хакына бердәмлек» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 28 октябрьдә Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6а сыйныф укучылары өчен «Ватан хакына бердәмлек» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. Чара башында укучылар тарафыннан Россия Федерациясе гимны башкарылды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларга 1612 елгы тарихи вакыйгалар, алар хөрмәтенә Халыклар бердәмлеге көне игълан ителгән каһарманнар Кузьма Минин һәм кенәз воевода Дмитрий Пожарский турында сөйләде. Чарада катнашучылар төрле биремнәрне үтәүдә катнаштылар: тарихи викторина сорауларына җавап бирделәр, Россия символлары турында табышмакларга җавап таптылар, ребуслар чиштеләр, карточкалар буенча мәкальләр төзеделәр, гади кәгазьләр ярдәмендә борынгы рус теремы төзеделәр. Балалар игътибарына, карау өчен «Яшә минем Россиям» дигән видеоролик тәкъдим ителде, чара «Бердәмлектә безнең көч» дигән презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында барысы да «Без бергә булганда - без бердәм» бию уенында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International