Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен 7,5 мең ятак исәпләнә, әмма шуларның 9,5% ы гына буш кала

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда бүгенге көнгә коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 1 млн 497 мең 684 кеше ясаткан, 1 млн 19 мең 540 кеше икенче компонентны алган. Хәзер халыкның 61,4%ына прививка ясалган (план буенча республика халкының 80%ына ясау каралган). Бу хакта матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

 

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен 7,5 мең ятак исәпләнә, әмма шуның 9,5% ы гына буш кала.

 

«Үлем белән идарә итү өчен, авыру белән идарә итәргә кирәк. Ә авыру белән ике юл белән генә идарә итәргә була. Беренчесе - чикләүләр кертү, икенчесе -вакцинация. Башка юл юк. Россия Федерациясендә корреляция шундый ки, авырулар саны күбрәк булган саен, үлүчеләр саны да күбрәк була. Татарстанда хәзер 170 вакцинация пункты ачылды. 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр мобиль төркемнәр оештырылачак, алар оешмалар буенча йөриячәк һәм урыннарда хезмәткәрләргә прививка ясаячак», — дип белдерде Марат Садыйков.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International