"Куркынычсыз юл"

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Куркынычсызлык атнасы кысаларында, шулай ук Урыссудагы 1 санлы мәктәпнең 4 А сыйныфында төрле һөнәр ияләре белән очрашулар, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Игнатьева Р. И. һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Р.М. Жанназаров катнашында "Куркынычсыз юл" дигән чара үткәрелде.

Укучылар командаларда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар, юл билгеләре турында сөйләделәр, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, файдалы видеоматериал карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International