Бәйрәкә урта мәктәбе укучылары алдында Бәйрәкә авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт чыгыш ясады

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Имам үз чыгышында ассызыклаганча, иман һәм әхлак - ул тормышның мөһим өлеше.

Әңгәмә барышында ул мәктәп укучылары алдында диннең күркәмлеген, аңа салынган әхлакый-рухи тормыш ориентирларын ачты, һәркемгә үзеңдә игелек, гаделлек, кыюлык, тыйнаклык, шәфкатьлелек һ. б. тәрбияләргә кирәк дип ассызыклады.

Очрашу ахырында укучылар төрле сораулар бирделәр, аларның һәркайсына малайлар һәм кызлар җентекле җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International