"ВОЛМА-Әбсәләм» - Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы төзелеш индустриясенең иң эре һәм тотрыклы эшләп килүче, бюджетны барлыкка китерүче предприятиеләреннән берсе.
Исегезгә төшерәбез, «ВОЛМА-Әбсәләм» җәмгыятенә 2012 елда нигез салынды. Нәкъ менә шул вакытта төзелеш-эшкәртү материалларын җитештерүче иң эре оешма булган «ВОЛМА» компаниясе Әбсәләмдә яңа җитештерү мәйданчыгы оештырып, гипсокартон ясау буенча эш башлап җибәрде. Шунысы уңай, Мәкъсүт гипс карьеры якында гына урнашкан. 2022 елда "ВОЛМА-Әбсәләм" җәмгыяте оешуга ун ел тула.
Бу чорда предприятиедә нинди үзгәрешләр булган? "ВОЛМА-Әбсәләм" җәмгыятенең идарәче директоры Игорь Степанов белән шул хакта әңгәмә корабыз.
- Җитештерелгән эшләнмәләр безнең заводтан Татарстанга һәм Рәсәй Федерациясенең башка төбәкләренә - Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм хәтта чит илләргә дә җибәрелә, - дип сөйли Игорь Иванович. – Бу Казахстан, Монголия, Кыргызстан. ВОЛМА эшләнмәләре, сыйфат һәм бәянең тәңгәл килүе нәтиҗәсендә, шәхси йорт төзелешендә һәм ремонт эшләрендә киң кулланыла. Үз чималыбызны файдалануга һәм сыйфатка игътибар бирүгә нигезләнгән куллануның тотрыклылыгы безгә кирәкле эшләнмәләрне җитештерергә һәм ышанычлы рәвештә үсәргә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, илдәге һәм дөньядагы гомуми вәзгыять үз төзәтмәләрен кертә. Шулай ук башка сәбәпләр дә. Мәсәлән, Ык елгасы, ә хәзер Димскәй аша күперне ябу карьерга араны шактый озынайта. Чимал китерү 14 чакрым түгел, ә 35 чакрымга җитә.
Әйе, җитештерүдә барысы да үзара бәйләнгән. Әйтик, җитештерүне үзгәртеп коруга акча кертү сату базарының киңәюенә ярдәм иткән, бу исә җитештерү күләме дә арта дигән сүз. Биредә гипсокартон эшләнмәләр җитештерү буенча җайланмаларны өлешчә һәм пазогребень җиһазларын эшләү җайланмаларын тулысынча алмаштырганнар. Нәтиҗәдә, «ВОЛМА-Әбсәләм" җәмгыятенең төзелеш материаллары сыйфат буенча танылган Европа эшләнмәләреннән бер дә калышмый.
Заводка нигез салынганнан бирле биредә хезмәт куйган баш технолог Фирдәүс Вәлиев белән сөйләшәбез. Ул игътибарны җитештерүчәнлекне арттыруның уңышлы тәҗрибәсенә юнәлтте.
- Бу елларда безнең предприятиедә җитештерү күрсәткечләре үсте, - ди Вәлиев. – Шулай итеп, бер кешегә туры килгән җитештерү күләме ике тапкырга артты. Күрсәткечләргә килгәндә, гипсокартон җитештерү 2,4 тапкырга, ә пазогребень плитәләр җитештерү 3,7 тапкырга үсеш кичерде.
Мотивацион программалар шулай ук уңай тәэсир калдыра. Мәсәлән, алдынгы һәм нәтиҗәле алымнар тәкъдим итүчене бүләкләү каралган. Яңа фикер, аны гамәлгә ашыру һәм икътисадый нәтиҗәлелек өчен хезмәткәр аерым бүләкләнә. Моннан тыш, беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең балаларына, һөнәри бәйрәмдә һәм башка вазгыятьләрдә матди кызыксындыру каралган.
Цех җитәкчесе Роза Мостахова белән сөйләшәбез. Аның кул астында 98 кеше эшли.
- Беләсезме, безнең предприятие коллективы бердәм, инженер-техник персонал - яшьләр. “ВОЛМА”га мин Әбсәләм комбинатыннан килдем. Коллективларыбыз тату, бергәләп уртак җыелышлар үткәрәбез. Бу ике предприятиене, мөгаен, җитештерүдәге бердәм төзелеш тармагы гына түгел, ә таләпчән һәм шул ук вакытта кешелекле җитәкчеләр дә бәйләп торадыр. Әйе, бездәге җитештерүне җиңел дип әйтеп булмый. Әмма эшләргә теләүчеләр хезмәт куя һәм акча да эшли.
Белешмә. «ВОЛМА-Әбсәләм» җәмгыятенең хезмәт коллективында 130 кеше исәпләнә. Сентябрь башына уртача хезмәт хакы 47 900 сум тәшкил иткән, 2021 елның гыйнвар-август айларында керем (әйләнеш) - 614 млн сумнан артык.
Роза ИСКӘНДӘР