Бөтенроссия халык санын алу стандарт режимда узачак, исәпкә алучылар йорт хуҗалыкларында йөри, үзләрен дә, халыкны да вирустан яклау чаралары көчәйтеләчәк.
Исәпкә алучылар барлык кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Наталья Гатауллина хәбәр иткәнчә: «30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр - эш көне булмаган көннәрдә КФҮдә урнашкан стационар исәпкә алу участоклары һәм КФҮләрдә урнашкан участоклар гадәти режимда эшләячәк. Аларга өйдә яки "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталында исәп алуда катнашу мөмкинлеге булмаган кешеләр килә алачак. Шул ук вакытта КФҮдә Интернетка керү мөмкинлеге булган компьютерлар белән җиһазландырылган. Йорт яки эш урыны белән янәшәдәге участокны сайлагыз".
Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының актуаль эш графигы һәм адреслары Татарстанстат сайтында урнаштырылган - https://tatstat.gks.ru/vpn2020
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланалар. Шулай ук стационар участокларда, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алынырга мөмкин. 8 ноябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге бар.
Татарстанстат кайнар линия телефоны (843) 221-78-78