29 октябрь - Комсомол туган көн

2021 елның 29 октябре, җомга

Советлар Союзы таркалуга карамастан, илебез гражданнары аның турында әле дә сагынып искә алалар. Алар комсомол турында да хәтерлиләр, гәрчә Бөтенсоюз Ленин коммунисик яшьләр берлеге инде күптән яшәүдән туктаса да. Моннан тыш, күпләр өчен кайчандыр дөньяда иң зур яшьләр оешмасы туган көне яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә.

 

Тарих

Йөз ел элек, ә нәкъ менә 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең беренче Бөтенроссия съездында Россия яшьләр коммунистик берлеген төзү турында карар кабул ителә. Соңрак бу оешма ике тапкыр үзгәртелә: 1924 елда аңа Ленин исеме бирелә, ә 1926 елда аның исеменә «Бөтенсоюз» сүзе кушыла. Нәтиҗәдә, ВЛКСМ - Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә.

 

Комсомоллар КПССның «ярдәмчеләре һәм резервлары», «коммунизмның яшь төзүчеләре» дип саналалар. Алар коллективлаштыруда, комсомол төзелешләрендә һәм «меңчеләр» хәрәкәтен оештыруда (эш планын 1000% ка үтәүчеләр) катнашалар. Рабфаклар шулай ук комсомолның казанышы: сүз илнең барлык югары уку йортларында эшләгән эшчеләр факультетлары турында бара.

 

Моннан тыш, һәрвакыт партия һәм дәүләт мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән югарырак куйган комсомоллар 1941-1945 елларда фашизмны җиңүдә зур роль уйный. Бөек Ватан сугышы чорында  ВЛКСМның өч мең ярым әгъзасы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

 

Әмма узган гасырның 90 нчы еллары башында ВЛКСМ тарихы тәмамлана. Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр союзы СССР белән бер үк вакытта диярлек таркала:  1991 елның 27 сентябрендә ВЛКСМның XXII гадәттән тыш съезды  комсомолның тарихи ролен төгәлләнгән дип игълан итә һәм оешманың үз-үзен таркатуы турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International