Әбсәләм һәм Иске Урыссу мәдәният йорты сәнгать җитәкчеләре «Мөслим тугайлары» иҗат коллективы-халык фольклор ансамбленең мастер-классында катнаштылар

2021 елның 29 октябре, җомга

27 октябрьдә Әбсәләм һәм Иске Урыссу авыл мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре «Мәдәният» милли проекты кысаларында Казан шәһәрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган  иҗат коллективы -«Мөслим тугайлары» халык фольклор ансамбленең мастер-классында катнаштылар. Мөслим районының фольклор коллективы үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында Гран-при иясе булды.

Семинарның танып-белү һәм мавыктыргыч программасында халык музыкасы, этномузыкология, халык-сәхнә костюмнары, инструменталь оранжировка һәм халык җырларын эшкәртү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясады.

 

https://vk.com/mbu_rdk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International