ТР оперштабы эш көне булмаган көннәрдә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм югары уку йортларының ничек эшләячәген аңлатты

2021 елның 29 октябре, җомга

Татарстанның балалар бакчалары һәм мәктәп яны лагерьлары коронавирус аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эш көне түгел дип игълан ителгән көннәрдә эшләрен дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

 

«Бу чор вакытында кайбер предприятиеләр һәм учреждениеләр: өзлексез цикл предприятиеләре, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче оешмалар үз эшләрен дәвам итәчәк. Алар эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру зарурилыгы аркасында ял итми", - дип билгеләп үтте спикер.

 

Балалар бакчалары эш көне булмаган көннәрдә үз эшен дәвам итәчәк. Мәктәп яны лагерьлары һәм балалар ял итү урыннары да ачык була.

 

Югары уку йортлары һәм махсус белем бирә торган уку йортлары студентлары укуларын дәвам итәчәк, әмма кергәндә, хәзерге кебек үк, аларның температураларын мәҗбүри рәвештә үлчәячәкләр. Covid-19 диагнозы расланса яки бу авыру симптомнары булса, студент һәм аның белән элемтәдә булган затлар үзизоляциягә һәм дистанцион укуга җибәреләчәк.

 

https://vk.com/public33411279

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International