ТР Эчке эшләр министрлыгында QR-код күрсәткәндә, кешенең паспортын да күрсәтергә тиешлеге турында аңлаттылар

2021 елның 29 октябре, җомга

Тикшерүчеләр QR-кодның аны күрсәткән кешенеке икәненә инанырга тиеш, шуңа күрә җәмәгать урынына килергә теләге булган зат  паспортын да күрсәтергә тиеш. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары – полиция начальнигы Алексей Соколов аңлатма бирде.

 

“Шәхесне раслаучы документны күрсәтү юлы белән QR-кодлы документның шәхеснеке булуын раслау бурычы каралган нормага  салынган", – дип билгеләп үтте спикер.

 

Әгәр татарстанлы үз QR-кодын раслау өчен паспорт яки машина йөртү таныклыгын күрсәтергә теләми икән, аны сәүдә үзәгенә яки фитнес-залга кертмәячәкләр. "Башка очракта, ягъни сакчы документ карау юлы белән QR-кодка ышанмаса, ул җаваплы була. Билгеле шартларда без үзенеке булмаган яки ялган документлардан файдаланучы затларның гамәлләрен карап тикшерәчәкбез", - дип өстәде Соколов.

 

https://vk.com/public33411279

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International