Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Ютазы районы Советының законлылык, регламент һәм җирлекләр советлары белән үзара хезмәттәшлек буенча даими комиссия әгъзасын сайлау турында.
2. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы Нигезләмәне раслау хакында;
3. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы Нигезләмәне раслау хакында;
4. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы Нигезләмәне раслау хакында;
5. Ютазы район Советы һәм Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында;
6. Татарстан Республикасы Ютазы район Советының 2018 елның 24 декабрендә кабул ителгән «Ютазы районында сәнәгать паркы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә һәм оешмаларга муниципаль ярдәм күрсәтү турында»гы 47 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
7. Ютазы муниципаль районының 2022 елга муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фаразланган планын (программасын) раслау турында.
2021 елның 19 сентябрендә җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар булды. 9 нчы номерлы Яссытугай бермандатлы сайлау округы буенча Шагалиев Нәфис Ралиф улы сайланды. 2021 елның 28 сентябрендәге 15 номерлы карар нигезендә, ул Димтамак авыл җирлеге Советы вәкиле итеп Ютазы район советына сайлана.
Совет утырышында Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов Нәфис Шагалиевка Ютазы район Советы депутаты таныклыгын тапшырды.