1-3 һәм 5 ноябрь көннәрне Урыссу үзәк район хастаханәсе штат ражимында үз эшен дәвам итәчәк: ашыгыч һәм кичектергесез, шулай ук планлы медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Бәйрәмнәргә туры килгән 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә авыруларны ашыгыч медицина ярдәме бүлеге, өлкәннәр поликлиникасында “кызыл” зона, балалар поликлиникасында кизү торучы педиатр кабул итәчәк.
Моннан тыш, бу атнада, шул исәптән, бәйрәм көннәрендә коронавируска каршы вакцина ясау кампаниясе дә үз эшен дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Ютазы районында әлеге куркыныч авырудан прививканы 20 ноктада ясыйлар. Көн саен уртача 100 вакцина ясала. Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова сүзләренә караганда, халыкны вакцина белән тәэмин итүдә бернинди дә проблема юк.