Район медиклары оператив эш йөртте

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе
Ютазы районы территориясендә ике көн рәттән команда-штаб өйрәнүләре узды.

Урыссу бистәсендә урнашкан мәгариф оешмалараның берсендә чыккан янгынны сүндерүдә һәм зыян күргән балаларны коткаруда, шулай ук юл һәлакәтендә тән ярасы алган кешеләргә беренче ярдәм чарасы күрсәтүдә Гадәттә тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән беррәттән, Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хезмәткәрләре дә оператив эш йөртте. Сүз уңаеннан, авария булган урынга безнең медиклар ике минут эчендә килеп җиттеләр.

Команда-штаб өйрәнүләрендә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе начальнигы урынбасары Игорь Драгунов шәхсән катнашты һәм тиешле хезмәтләрнең эшенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International