"Вместе ярче" Бөтенроссия энергияне сак тоту фестивале кысаларында Урыссудагы 1 санлы мәктәпнең 2В сыйныфында "Экология һәм энергия саклау" дигән танып-белү чарасы узды. Балалар “Экология һәм энергия саклау» дигән танып-белү ролигын, «Фиксики, как беречь электроэнергию» дип аталган күңел ачу мультфильмын карадылар. Шулай ук «Учактан лампочкага кадәр», «Электр приборлары» темасына әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларның исләренә электр энергиясен, җылылыкны, суны сак тотуның иң гади ысулларын төшерделәр. Малайларга һәм кызларга шулай ук мәктәптә һәм өйдә энергия ресурсларын ничек янга калдырырга мөмкин булуы, җир экологиясен саклауда энергия экономияләүнең нинди роль уйнавы һәм табигый ресурсларны саклау өчен һәркемгә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
https://vk.com/public133612977