IPhone 13кә ия бул!

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Стационар участокларда, КФҮләрдә исәпкә алу узган татарстанлылар арасында #ТатарстанВместе #МояПерепись фотоконкурсында катнаш һәм нәкъ менә син 28 данә айфонның берсенә ия була аласың! Көн саен 1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 2шәр җиңүчене сайлыйбыз, алар  https://vk.com/narodniytatarstan берләшмәсенең туры эфирында iPhone 13кә ия булу бәхетенә ирешәчәк.

 

Ничек катнашырга:

* селфи яки фотосурәтеңне халык санын алу пунктларыннан җанисәп турында баннер яки плакат фонында яса

• ВКонтакте яки Instagramдагы үз битендә  #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштеглары белән фотосурәтеңне эл

• Әзер! Фотоконкурс нәтиҗәләрен турыдан-туры эфирда көт!

 

Әгәр дә Сез җиңүче булмасагыз, Сезнең фотосурәт конкурсның алдагы көннәрендә 14 ноябрьгә кадәр катнаша. Социаль челтәрдә аккаунт ачык булырга тиеш. Фотоконкурста 1 ноябрьнең 8:00 сәгатеннән  14 ноябрьнең 20:00 сәгатенә кадәр урнаштырылган фоторәсемнәр катнаша ала. Фотоконкурста бер катнашучыдан бары тик 1 аккаунт (бит) белән фотоконкурс уздыру чорына бер генә фотосурәт катнаша ала. Анда 14 яшькә җиткән затлар катнашырга мөмкин. Стационар исәпкә алу участоклары һәм КФҮ адресларын түбәндәге сылтамалар буенча белергә мөмкин: https://vk.cc/c7pBTv и https://vk.cc/c7pBWo (керү өчен QR-код кирәк түгел).

 

* Җиңүчеләр программалаштыру теле (Питон) һәм аның стандарт китапханәләре базасында парсер ярдәме белән билгеләнәчәк. Акция куркынычка нигезләнгән лотерея түгел, реклама булып тормый, акциядә катнашу бушлай һәм ирекле рәвештә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International