Татарстан Дәүләт автоинспекциясе эш көне булмаган көннәрдә ничек эшләячәк

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре, эш көннәре булмаган көннәрдә автомобильне теркәү, шулай ук имтихан тапшырыру һәм машина йөртү хокукын алу дәүләт хезмәтләре Порталы аша алдан язылу буенча гына мөмкин булачак, дип җиткерделәр.

 

Машина конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен документларны электрон рәвештә махсус адреска җибәрергә кирәк булачак, ә алу - бары тик алдан язылу буенча телефон аша гына.

Автомәктәпләр үз дәресләренә һәм имтиханнарны кабул итү графигына төзәтмәләр кертә алалар. Шул ук вакытта, һичшиксез, укучыларның температуралары үлчәнә. Авыру билгеләре булган автомәктәп студентлары кабул ителмәячәк.

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International