Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

2021 елның ноябренә метеорологик күренешләрнең  интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2021 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Томанда

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

 

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобиль томан эчендә хәрәкәт иткәндә, артык үзгәртеп урнашулардан, узып китүләрдән, алга чыгулардан баш тартырга кирәк.

 

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан араны күрсәтеп бетми – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

 

Кискен тормозга басулардан сакланырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү зарур. Берничә тапкыр тормоз педаленә басу, шуның белән сезнең арттан барган автомобиль йөртүчегә сигнал бирү мөһим. Томанда хәрәкәт иткән машина йөртүчеләрнең аручанлыгы арта, уяулык артык булмаячак.

 

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International