Урыссу поселогында яшәүче Фларид һәм Гөләмзә Хәниповлар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Аларны җәмәгать транспорты кавыштырган.

 

Бүгенге көндә Хәниповлар гаиләсе кичергән гомер юлына афәрин дияргә була - ир белән хатынның ярты гасырлык тормыш юлы күп нәрсә турында сөйли. Алар өч бала – ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Урыссу бистәсенә күчкәнче, Башкортстанның Шаран районында туган кыз Туймазы икмәк комбинатында эшли. Фларид дуслары белән Туймазыга кием сатып алырга килгән була. Ул елларда җәмәгать автобуслары шулкадәр шыгрым тулы була ки, пассажирлар бер аягында гына диярлек басып торып йөри. Нәкъ менә шундый Икарус автобусында  безнең хикәятебез геройлары өйләренә кайтып барган. Кыз - ял көннәренә үз авылына, егет  - матур яңгырашлы Источник авылына. Яшьләр исә юл буе тегесе-монысы турында гәп кора. Саубуллашканда, адресларын алмашып өлгерәләр. Хат алышалар.  Хәер, яшьләргә гаилә кору өчен ике хат  җитә.

 

- Гөләмзә пекарняда эшләгәч, әнкәм каршы булмас, икмәк булса да пешерә ала бит инде ул, дип уйладым, - дип елмая Фларид ага.

 

- Ә миңа, киленгә, нибары 19 яшь иде. Кая ашыгуым турында уйларга яшьлегем комачаулагандыр инде. Вакытында укырга кермәдем, Туймазыга эшкә урнаштым, киенәсем килде. Элек кием-салым юк иде бит: әти-әниләрдән акча сорамадык, гаилә бюджетының ким икәнлеген аңлый идек. Димәк, өстемне бөтәйтмәсәм дә, кияүгә яхшы кешегә барганмын. Мин 13 ел бианай белән яшәдем, ул безнең улларыбызны үстереште, - дип сөйли Гөләмзә апа. - Ә Урыссуда кызыбыз туды инде. Әпсәләм комбинатында эшләдек. Мин "путеец", ирем – бетончы-бригадир булды.

 

Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова килгән иде. Алар юбилярларга изге теләкләр юллап, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

 

Роза Искәндәр

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International